

"Мин иремә хыянәт иттем. Аның абыйсы белән. Хәзер инде абыйсында кияүдәмен. Ә баламның әтисе кем икәнен беркем белми...
Без ирем белән бик начар яши идек. Бианай-биатай өендә яшәү җиңел булмады, мин, чыннан да, бик нервылана идем. Без ирем белән һәрвакыт талаша идек, ул эштән кайтып кермәде, миңа да салкынайды... Ә аның абыйсы - аның капма-каршысы. Ул һәрвакыт янәшәдә булды, тыңлады, ярдәм итте.
Бервакыт безнең дуслык башка хисләргә әверелә башлады. Без икебез дә нәрсә эшләгәнебезне аңлый идек, һәм ул көнне икебез дә туктый алмадык... Бер айдан соң мин йөкле булуымны аңладым. Ирем, йөкле булуымны белгәч, кинәт кенә миңа якыная башлады. Ул баланы да бик көткәнен әйтә иде. Миңа бик авыр булды. Бер көнне әйберләремне җыйдым да чыгып киттем. Билгеле, иремә абыйсы турында берни дә сөйләмәдем.
Бераздан абыйсы белән мөнәсәбәтләрне яңадан башладык, ул баланы үзенеке кебек кабул итте... Дөреслекне беркем белми. Бала ике иргә дә охшаган. Баланың әтисе кем булуын ачыклар өчен тест эшләтергә куркам. Ләкин миңа әйтми дә аны берәрсе ясатырга мөмкин бит. Нишләргә? Гомер буе бу серне беркемгә дә сөйләмәскәме? Әллә, тест ясатып, дөресен әйтергәме?"
Фото: bashinform.ru