+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
9 июнь 2025, 06:26

"Сабыр булыйк, бианайлар..."

"Хәзер үземнең дә киленнәрем бар..."

"Сабыр булыйк, бианайлар...""Сабыр булыйк, бианайлар..."
"Сабыр булыйк, бианайлар..."

"Киленнәрнең бианайлары турында язганнарын укыдым да үземнең уйларны да язарга булдым. Бәлки, кемгәдер сабак булыр.

Мин борынгырак бианайның килене булдым. Бик усал иде. Ачкычлар да, акча да аның кулында булды. Әрләү сүзләрен дә аз ишетмәдем. Әмма беркайчан каршы дәшмәдем. Йөрәк сызлаганда да, яраткан кешемнең әнисе бит, дидем. Ирем өчен әнисе һәрчак беренче урында булды. Минем улларым да шулай булыр дип хыялландым.

Бервакыт ирем икенче хатынга нык ияләшеп, мине аерырга булды. Алты балабыз да тотмады аны. Шулчак усал бианам: "Килен кайда, мин шунда китәм, аның белән яшим", - диде. Ирем миннән китә алмады. Бианам үлгәндә дә миңа рәхмәт әйтеп үлде. Мин дә аңа бик рәхмәтлемен. Инде үзем дә күптән бианаймын.

Киленнәрнең бер эшенә кысылмыйм, ни булса да бергә яшәсеннәр, дип кенә торам. Кызларым еш килә башласа - бианайларыгыз ни дип калды, арагыз бозылмасын, дим. Кызларым "киленнәреңә килергә ярый, ә безгә юк", дип үпкәли. Ипләп кенә аңлатырга тырышам.

Киленнәрнең яхшы ягын гына күрергә тырышам. Авыр чаклар була, әлбәттә, әмма түзәм. Әгәр киленнәрнең һәр җитешсезлеген әйтә башласам яисә кемгәдер сөйләсәм, улларыма әйтеп барсам, кызларымны кияүләр белән ял саен үземдә генә тотсам, ызгыш чыгыр иде. Шуңа күрә сабыр булыйк, бианайлар да, киленнәр дә. Татулыкка ни җитә".

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас