

"Ябыга алмаучы хатыннарга шуны әйтәсем килә: еламагыз, тынычланыгыз! Мин 100 килограммга җитә яздым. Миннән ирем, аның туганнары гына түгел, үз сеңлем дә көлде. Сеңлем минем бик матур, зифа буйлы. Әмма теле әче, кеше алдында да уйламый, турыга әйтә. Бер мәҗлестә эчеп алды да: "Хватит жрать, как свиноматка стала же", - диде. Ә мин аның саен ашадым.
Ирем күптән минен белән йокламый иде. Бу да миңа стресс булды. Уйламаганда социаль челтәрдә бер ир белән таныштым. Ул миндә үз-үземә мәхәббәт уятты. Мин тынычландым, ябыгу турында уйламый башладым һәм килограммнар үзеннән-үзе китте. Шуңа иң элек тынычланырга кирәк. Уйланмагыз.
Ә ирем белән аерылыштым. Миннән көлгән сеңлем еш кына ашказаны авыртуга зарлана. Авыру икәнлеге йөзенә үк чыккан. Үпкәләмим аңа, савыксын берүк. Мин әле дә "стройняшка" түгел, 71 килограмм авырлыктамын. Алга таба ябыгасым килми. Уңышлар, кызлар!"
Фото: ufa.rbc.ru