+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
16 Июня 2025, 06:26

"Мин үземне чүплектән тапмадым"

"Никах мәҗлесенең шулай тәмамлануын беркем дә көтмәгән иде".

"Мин үземне чүплектән тапмадым""Мин үземне чүплектән тапмадым"
"Мин үземне чүплектән тапмадым"

"Хәерле көн! Мин дә үзем күргәннәрне язарга булдым әле.

Мин егетемнән никах көнендә киттем. Безнең никах вакытында мулла: "Сез ризамы?" дип сорагач, егетемнең: «Риза булып алам инде, такая у меня участь. Главное, не поминайте лихом» дигән юморлы сүзләре бик тә мыскыл итте. Ул шушы сүзләрне әйткәч, көлүчеләр дә булды. Ә миннән "ризамы" дигән сорауга, мин «юк!» дип җавап бирдем. Егетнең күзе маңгаена менде, ул мондый "поворот" булыр дип бер дә уйламаган.

Бу җаваптан соң, егет миңа "син истеричка", диде, ә кайнана буласы кеше яхшылап уйлап бетердеңме, кире уйламыйсыңмы, диде. Туганнар да уйлап бетердеңме дип тотындылар, ә әниләр кысылмады. Мин уземне чүплектән тапмадым дидем дә, киттем дә бардым.

Бер дә үкенмәдем. Үземне кеше алдында беренче көннән хурлатып утыра алмадым. Бу мине кеше алдында мыскыл итү иде. Сүзеңне уйлап сөйләмәсәң менә шулай да була икән тормышта. Сезнең фикерләрне ишетеп үтәсем килә".

Яшь кызга ни дип әйтер идегез? Юморны аңламаучымы ул? Әллә инде, чынлап та, вакытында өзеп, дөрес эшләгәнме?

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас