

"Сәлам, дуслар! Минем иремнең бик тә хәйләкәр туганы бар. Шуның турында язып үтим әле.
Ул 40 яшьтән узган, аерылган. Моның Адлерда фатиры бар. Кышын анда яши, ә үзе кыш буе танышу сайтыннан хатыннар эзли, башка шәһәрләрдән. Шулар белән аралаша, таныша, шуларга барып кунак булып кайта, ышаныч яулый. Баргач карап кайта, рәт булачакмы икәнен. Үзенә туры килә торган рәтле вариант тапкач, курорт сезоны башлануга, берәр хатынга күченә. Ә үзенең фатирын сдавать итә. Әнисе дә Адлерда тора, шул контрольдэ тота, акчасын җыя бара.
Бу ир сезон ябылганчы бүтән шәһәрдә, хатын өстендә яшәп ята, эш эзләгән кыяфәт чыгарып, хуҗалыкта булышып. Теге хатыннар туеп, моны кугач, 5-6 айдан кире үзенә күченә. Җыелган акчага яшәп ята, кыш беткәнчее, язга тагын икенчесен таба. Кыскасы "налаженный бизнес" дим мин моны.
Нәрсә уйлап тапкан диген син аны. Һушым китте моны ишеткәч. Менә сина ирләр диген. Моның капканына кабучылар ел да чыгып тора бит. Теге хатыннар моны белми бит, ирле булдым дип ышанып йөриләр. Бу бит "высшей марки аферист". Шушы ир капканына җайлы гына эләгәләр. Бу килеш-кыяфәткә матур, сөйләшә, яраклаша белә. Ә хатыннарга шул гына кирәк тә бит. Кемдер шуңа зур өметләр белән яши башлый. Менә шулай да була икән".
Фото: bashinform.ru