

"Көн буе елыйсым килә, күз яшьләрем генә чыкмый. Кичә кич ирем киенеп-ясанып чыгып китте. Акча алган көне иде. Сәгать төнге 12дә шалтыратсам: "Мин әле шәһәрдә түгел, сәгать 3тә кайтам", - диде. Иртән уянсам - бу залда шәрә килеш диванда йоклап утыра. Ничәдә кайтканын белмим. Акчасы калдымы икән, дип кесәсен карарга булдым. Анда 150 сум акча һәм... 2 презерватив таптым. Җир убылып төшеп киткәндәй булды. Гарьләнеп бик озак еладым. Бала кебек тәрбияли идем үзен. Кеше әйтә иде, ирең сулга йөри, дип, ышанмадым.
Баланы балалар бакчасына илттем дә, ипләп кенә сөйләшергә булдым. "Презервативның өченчесе кайда?" - дидем. Бу сикереп кенә торды да миңа аягы белән тибә башлады. Кулым белән аягымнан күтәреп алып, бар көченә диванга атып бәрде. Нәрсәдер "кырт" итеп калды. Кузгала алмый 2-3 минут яттым, ә бу гырлап йоклап та китте. Тора алмагач, "Ашыгыч ярдәм" чакырттым. Рентген төшерделәр. "Ушиб грудной клетки", ярый сынмаган.
Әле мине участковый чакырып алды, гариза яздыртты. Яздым. Әмма хәзер бианамнан куркам. Былтыр да шулай кыйнаган иде. Тәнемнең кап-кара янганын күргәч, әнигә шалтыратып: "Сезнең кызыгыз ненормальный. Үзен-үзе чеметеп тәнен күгәртә, башын стенага бәрә. Улыма каршы гариза язып кына карасын", - дигән. Шул вакытта без рәсми рәвештә аерылыштык. Тик 3 айдан янә кушылдык. Нишләргә дә белмим. 3 ел яшибез, 2 яшьлек кызыбыз бар".
Дуслар, хат авторы сездән киңәшләр көтә.
Фото: bashinform.ru