

"Ирем икенче хатын алу турында әйткәч, риза булмадым. Ике ел эчендә акрынлап күндерде. Безнең өч балабыз бар иде инде. Икенче хатыннан икенчесе туды хәзер. Ирем яхшы урында эшли, үз эше дә бар, ике гаиләгә өч йорт тота. Берсенә үзе генә барып йөри. Шуңа өченче хатын да алырга уйлыйдыр кебек.
Әйе, безнең бар әйберебез дә бар, тормыш җитеш, балалар тәрбияле булып үсә. Шулай да иреңне икенче хатын белән уртаклашып яшәү нык авыр. Хәзер безнең кебек гаиләләр күбәя. Шуңа ирегез икенче хатын алу турында сораса - җитди уйлагыз. Җиңел эш түгел бу".
Фото: bashinform.ru