-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
3 июль 2025, 14:09

"Үсмер улыма кызлар килә..."

"Берәр хәл була калса, закон алдында кем җавап бирер?.."

"Үсмер улыма кызлар килә..."
"Үсмер улыма кызлар килә..."

"Улым 10нчы сыйныфны тәмамлады. Яхшы укый. Ярдәмләшә. Әтисе Себердә эшләгәч, бик ярдәмләшә. Барысы да яхшы, тик бер нәрсә нык куркыта. Улыма кызлар еш килә. "Кино карыйбыз", дип улым бүлмәсенә кереп китә дә, таңга кадәр шунда бикләнеп утыралар. Әрләшкәнем дә булды, кызларын куып кайтарган өчен фатир "снимать" итеп чыгып та китте бер вакыт. Ул төрле "подработка"ларга йөри, акчасы һәрчак бар. Тик шул алып килгән әле бер, әле икенче кыз белән йоклап йөргәнен беләм. Сөйләшеп карадым, аңламый. Атасы көлә дә куя, мин дә аның яшендә шулай булдым, ди. Ул кызларның берсе авырга калса? Аларга бит 18 яшь тулмаган, бу җинаятькә тиң бит. Ә берәрсе көчләү турында гариза язса? Үз теләге белән килгәнен ничек аңлатырбыз? Яки авыру йоктырса? Таңга кадәр өенә кайтмаган кызларның аналары ни уйлый икән ул? Каникул кайчан имин генә үтеп китә инде дип көтәм".

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас