+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
8 июль 2025, 04:37

"Гомер буе чит иргә таянып яшәдем..."

Сез язган хатлардан.

"Гомер буе чит иргә таянып яшәдем...""Гомер буе чит иргә таянып яшәдем..."
"Гомер буе чит иргә таянып яшәдем..."

"Гомерем буе чит иргә таянып яшәдем. Без күрше үстек. Ул ике яшькә кече булды. Шуңа аны санга сукмадым да. "Яратам" дип 13 яшьтә үк әйткән иде. Мин көлдем генә.

Ул армияда чакта кияүгә чыктым. Армияда озак хезмәт итте. Иремә: "Мин аның туганы", - диде. Өйләнеп өч ай гына бер хатын белән яшәде дә, аерылды. Гомер буе миңа ярдәм итеп яшәде. Уллларым тыңламыйча, берәр зыян эшләсә дә ул хәл итте. Ирем эчеп урамда йөрсә дә, ул эзләп алып кайта. Күпме акчалата ярдәм итте! Беркайчан да кире сорап алмады.

Уйламаганда СВОга китеп барды. Бүген аны һәлак булганнар арасында дип ишетеп, йөрәгем туктый язды. Ул гына кирәк булган бит миңа, ул гына! Нишләп вакытында аңламадым икән?!"

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас