

"Хатыным башкача бала таба алмый. Ул хатын-кыз авыруы белән интегә иде һәм шушы көннәрдә операция ясап, кирәкле органнарын алып ук ташладылар. Минем һәрвакыт әти буласым килде, ә хәзер аның белән алга таба ничек яшәргә белмим. Ул депрессиядә, туктаусыз елый, ә мин аны моның өчен күралмас чиккә җиттем. Кичә хәтта үземне кулда тота алмыйча сугып ук җибәрдем. Ләкин мине дә аңлагыз. Мине аның туктаусыз елавы кыздырды. Ул өченче көн өйдә бернәрсә дә эшләми, иртәнге ашны үзем әзерлим, савыт-сабаларымны үзем юам.
Эштә дустым-коллегам бар. Бүген ул үбешергә үк тотынды. "Инвалидыңны ташла, янымда бул", - ди. Ул яшьрәк, миңа нормаль тормыш, балалар бүләк итәргә әзер. Миңа нәрсә сайларга? Аның янына китәргәме? Минем дә нормаль тормышка хокукым бар бит?"
Фото: bashinform.ru