-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
13 июль 2025, 09:39

Рөстәм Нәбиевның улын күрәсегез киләме?

Аның хатыны Индира социаль челтәрдәге үз сәхифәсенә фотосын салган.

Рөстәм Нәбиевның улын күрәсегез киләме?
Рөстәм Нәбиевның улын күрәсегез киләме?

Күптән түгел батыр якташыбыз Рөстәм Нәбиевнең улы дөньяга килгән иде. Таирга инде бер ай тулган. Бу хакта бәләкәчнең әнисе Индира Нәбиева үзенең социаль сәхифәсендә хәбәр иткән.

"Безнең тәүге кечкенә дата. Бер ай шул чаклы тиз үтте, улыбыз да бик тиз үсә. Тик никадәр күрсәтергә, өйрәтергә, сине бу гаҗәп дөнья белән таныштырырга кирәк. Бөтенесе дә алда әле. Без һәр вакыт яныңда булырбыз!

Без сине шул кадәр көтеп алдык, улым.

Бәхетле һәм саәламәт бул, безнең кояшыбыз", - язган бәхетле әни.

Әти-әниле - пар канатлы булып үс, сабый!

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас