-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 июль 2025, 08:48

"Мин Илмираны кичердем"

Руслан Кираметдинов бар да үз урынына кайтыр, дип өметләнә.

"Мин Илмираны кичердем"
"Мин Илмираны кичердем"

Бу хакта "Татар эстрадасы" порталы яза.

«Төрле тузга язмаган әйберләр язса да, мин Илмираны кичердем. Нәрсә әйтим, кул күтәрү минем канда юк. Булгандыр минем дә эчкән вакытлар. Әмма атналар, еллар буе түгел бит. Бер кеше дә фәрештә түгел.

Вакыт үз эшен эшләр, иншә Аллаһ. Мин беләм, аңа да, миңа да бик авыр. Ул да шул сүзләрне халыкка чыгарганына кайгыра. Мин дә үземчә кайгырам. Шуңа күрә безгә комментарийлар язучыларга «тәнкыйтьләргә ашыкмагыз, үзегезнең дә безнең урында калуыгыз бар» дип әйтәсем килә. Көнчеләр, араларны өзәргә торучылар да бик күп. Исәнлек-саулык булса, бар да үз урынына кайтыр. Ә мин бу… Илмираны хурлап комментарий язучыларга сәламәтлек телим", - дигән Руслан Кираметдинов.

Фото: "Татарская эстарда"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас