+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
31 июль 2025, 09:23

"Иремә әти байлык вәгъдә иткән икән"

"Минем балачактан физик кимчелегем бар. Хәзер аның миңа ни өчен өйләнгәнен аңладым".

"Иремә әти байлык вәгъдә иткән икән""Иремә әти байлык вәгъдә иткән икән"
"Иремә әти байлык вәгъдә иткән икән"

"Уку елы җитеп килә. Балаларны киендерергә, мәктәпкә әзерләргә кирәк. Кулга эш бармый. Ирем кинәт икенче хатынга чыгып китте. Кинәт дип тә булмый.

Минем балачактан физик кимчелегем бар. Битемнең яртысын миң каплаган. Шуңа кияүгә чыга алуыма куанып яшәдем. Ирем генә түгел, туганнары да мине кешегә санамады. Апасы: "Син уродны без алмасак, кем алыр иде", - дип күземә карап әйтте. Иремнең холкы да үзгәрде. Каңгыра башлады, аерым ашый башлады. "Сиңа карасам - аппетитым югала", - ди. Мин аптырап: "Нишләп алдың мине алай булгач?" - дидем. "Әтиең белән агач кисәргә баргач, картаелды, кызым кияүгә чыкса, тракторымны да, бөтен техникамны да кияүгә бирәм, диде. Шуңа кызыктым, дурак булгач", - диде.

Әтиемнең үз эше бар иде, җире. Мин кияүгә чыккач барысын да безгә бирде шул. Алар барысы да хәзер ирем исемендә. Ирем нык күтәрелеп китте. Әмма мин беркайчан да әти ярдәмендә күтәрелүен әйтмәдем. Күмәкләшеп бәләкәй, иске өйдә яшиләр иде. Хәзер моны онытканнар.

Бу хатын белән йөри башлагач, иремнең шәһәрдән бер бүлмәле фатир алганын да белдем. Хәтта "әти" дип торган балаларны да күрми. Үгез шикелле шул хатын артыннан ияреп тик йөри.

Үземнең кыюсыз булганыма җаным көя. Әтиемнең гомер буе җыйган милкен үзем иргә биреп куйдым. Хәзер балаларым белән урамда калырбыз, дип куркам. Балаларым хакына да үземне кулга ала алмаганыма үз-үземне күралмыйм".

Хат авторына нинди киңәшләр бирерсез?

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас