+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
2 август 2025, 01:45

500 сум, 1 мең, 10 мең, 20 мең...

Руслан Кираметдинов балаларына ничек ярдәм итә?

500 сум, 1 мең, 10 мең, 20 мең...500 сум, 1 мең, 10 мең, 20 мең...
500 сум, 1 мең, 10 мең, 20 мең...

Җырчы Руслан Кираметдиновның Илмира Нәгыймова белән улы һәм кызы бар.

«ТМТВ» телеканалының социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыга торган «10 сорау» тапшыруында булган һәм алып баручы Әбри Хәбриев белән әңгәмә корганда ул аларга финанс ярдәме турында сөйләгән.

– Айлык керемегез күпме?

– Төрлечә була. Син – иҗатны аңлый торган кеше. Кайвакытта концертта кеше булмаска да мөмкин, үзеңә бер тиен калмаган вакытлар да була. Чыгымнар күп. Төгәл сумма юк: 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

– Сез балаларыгызга финанс яктан ярдәм итәсезме? Аларга ай саен күпме акча җибәрәсез?

– Ярдәм итәм, аларга нәрсә кирәк – бөтен әйберне алып бирәм.

– Еш күрешәсезме?

– Быел еш күрешеп булмады, концертлар күп. Мин гел юлда. Әбиләре ала, мин төнлә кайтсам, яннарына керәм. Буш вакыт булганда үзем дә алып китәм. Әмма телефоннан гел сөйләшеп торабыз.

– Аларга ай саен күпме акча тотасың?

– Төрлечә: туган көнгә, бәйрәмнәргә кирәкле әйберләрен шәхсән алып бирәм. Кемгәдер акча җибәреп ятмыйм. Самокат, приставка сорыйлар. «Кирәкме икән?» – дип анализлыйм. Кирәк булса, алып бирәм. Шулай ук төгәл сумма юк. Ул 500 сум, 1 мең, 10 мең, 20 мең дә булырга мөмкин.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас