

Җырчы Башкортстанның атказанган артисты, биюче Регина Гәрәевага өйләнде. Гөрләтеп туй, шунда ук булачак баласының җенесен игълан итүче "гендер пати" да үткәргәннән соң, алар бик матур кунакханәдә төн чыккан.
«Барыгызга да хәерле иртә. Бер әйбер әйтәсе килә. Ничек атала әле ул туйдан соң беренче кич? «Беренче төн» дип аталамы? Кыскасы, туйдан соң шушы төн өчен булса да өйләнергә була икән! Искиткеч икән ул! Кем аны уйлап тапты икән!» – дип сөйли җырчы видеоларда.
Ә комментарийларда: «Шундый шәп йоклаганмын. Алай йоклаган юк иде! Миңа бик ошады!» – дип тә язып куя.
Төннәре татлы, көннәре якты булсын яшьләрнең!
Фото: Социаль челтәрдән.