+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
18 август 2025, 07:03

"Комы коела бит, какма әле шул кадәр!"

Ике республиканың да халык артистлары Зөлфия белән Шәвит Шакировлар яшьтән бергә. Баксаң, Зөлфиякәй Җәвитенең еш кына "тузанын" кагып тора икән.

"Комы коела бит, какма әле шул кадәр!""Комы коела бит, какма әле шул кадәр!"
"Комы коела бит, какма әле шул кадәр!"

Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган видеода Зөлфия Шакирова аның киеменнән «тузан кага».

«Нишлисез? Төн уртасында...» – дип сорый видеога төшерүче.

«Образга керәбез. Тузан кагам», – дип җавап бирә Зөлфия Шакирова.

«Шундый тузан да кундырмый торган булсын ул хатын», – дип шаярта артист. "Какма әле, комы коела бит", - дип тә өсти.

Шул темага шигырь дә язып куйган үзе.

Минем хатынга җитми,
Үзе чибәр, уңган да…
Көндә каккалап торгач,
Кунмый өскә тузан да.

Яратадыр, яратмаса,
Тузанны да каккмас иде?
Акча яшерә торган
Кесәне тапмас иде…

Чисталык яратам, ди
Минем хатын үзе дә.
Какой акча, шуңа кесәдә
Юк бер тузан эзе дә.

«Чистартылган» киемемне
Элгечтән алып кидем.
Хатын булмаса, тузанга
Мин баткан булыр идем.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас