+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
26 август 2025, 03:40

Тату гаиләнең унөченче шатлыгы

Зилаер районының Юлдыбай авылында яшәүче Алхатовлар гаиләсендә зур шатлык.

Тату гаиләнең унөченче шатлыгыТату гаиләнең унөченче шатлыгы
Тату гаиләнең унөченче шатлыгы
Башкортстан дәүләт юстиция комитеты рәисе Владимир Спеле күпбалалы гаиләдә унөченче бала туу турындагы яңалыгы белән уртаклашты.

Гайрифа һәм Байгоныс Алхатовлар янә ата-ана булу шатлыгын татыган. Аларның тату гаиләсендә кыз бала туган, аңа "Саулә" исеме кушканнар. Бу - аларның унөченче шатлыгы.

Алхатовлар гаиләсендә сирәк һәм матур исемле балалар үсә: Балҗан, Руслан, Рөстәм, Мөхәммәт, Ерлан, Мәрьям, Нурия, Сабия, Фатыйма, Сафия, Ибраһим һәм Имран.

Зилаер районының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Кашкарова бәхетле әти-әнине шәхсән үзе котлаган һәм Сауләнең туу турында таныклыгын, шулай ук яңа туган баланың бүләген тапшырган, аларга ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләгән.

Владимир Спеле, күпбалалы гаиләне котлап: "Гаилә - ул безнең төп байлыгыбыз. Сезнең өегездә һәрвакыт татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен", - дип язган.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас