

Хәерле көн. Мин хәзерге заман кызларын аңламыйм. Бөтенесен дә түгел, әлбәттә, тик бу исемлеккә күпчелек керә. Үзебез дөрес тәрбия бирмибез, шуңа шулай дип уйлыйм.
Егетләрнең машиналы (әле машинаның да гадие генә түгел), фатирлы һәм күүүүп итеп акча эшли торганы гына кирәк, ә гади, бернәрсәсез егет алар өчен кеше түгел. Югыйсә, икәү бергә тапкан мал гына кадерле була, диләр иде элек. Хәзер заманалар үзгәрде шул, барыбыз да башкача фикер йөртәбез, әнисенә хәтле кызын котырта, машинасы булсын, фатиры булсын, дип. Ә мәхәббәт ? Мәхәббәт шул байлыкка гына кайтып кала шул хәзер, кызганыч.
Хәзер кызлар белән таныштыңмы, соңгы модель айфон алып бир, машина белән алып бар, алып кайт, керфеген ясатырга акча бир, тырнакка бир, ирен кабартырга шулай ук егет кеше бирә. Чәч буяту, чәч турайту, без белеп бетермәгән тагын әллә нинди процедуралар бар. Егет кеше чыдасын гына. Бирмәсә - бетте баш, я ташлашалар, я талашалар. Янәсе, шуларга да акча таба алмаган егет ничек гаиләсен тәэмин итсен киләчәктә?! Әле бит бу ясатылган ясалма керфек-тырнаклар бер айга гына җитә, аннары яңадан китә акча бир дә акча бир...
Мин бу егетләрне чын-чынлап жәллим. Мескеннәр, "яратам" дип, алданып яшиләр инде. Ә көннәрдән бер көнне теге кыз ике дә уйламыйча бу егетне ташлап та китүе бик ихтимал, күбрәк акча эшләүчене тапса. Аларга мәхәббәт - шушы акча төшенчәсе белән генә төренгән ниндидер билгесез нәрсә. Ярый әле улым берәү генә. Кызларыма гел кабатлап киләм: "Ул да кемнеңдер газизе бит, шул турыда да онытмагыз", - дим.
Йөрәгем әрнегәнгә яздым бу язманы. Өч ел буе сыкты-сыкты да улыбызны бер кыз, икенче берәүгә китте. Улым кайгырды, борчылды бик, аннары тынычланды инде. Мин сөендем генә киткәненә, чөнки бу мәхәббәт булмаган. Улымны чын күңелдән яратучы һәм үзе дә яратырдай акыллы татар кызы очраса иде, матур гаилә төзеп, бәхетле булганын курсәм иде, дип телим. Ә теге кыз башкасы белән бәхетле булсын! Димәк, ул аның пары булмаган.
Фото: bashinform.ru