

"Чын мәхәббәт барлыгын күпләр аңламый инде ул. Мин яраткан кешем белән ул өч бала атасы булганда таныштым. Минен да гаиләм, бер балам бар иде. Кунакта очрашып таныштык. Шул вакыттан бер-беребездән күзләрне ала алмадык. Ул вакытта кесә телефоннары юк иде. Эш телефоннары аша сөйләшеп, бәхеттән очып йөрер идек.
Ике ел очраштык. Әмма алай кыен иде. Бер кичтә икебез дә берәр чемодан кием белән өйдән чыгып киттек. Миңа иң кыены баламны калдыру булды. Ярый, үскәч, үзе яраткач, аңлар, дидем. Аңламады. Шунысы гына үкенеч.
Зур шәһәргә барып урнаштык. 20 елдан артык икәү генә яшибез. Ике якның туганнары да безне аңламады. Хәзер зур дәваханә кирәк булса, килеп бездә яталар. Туган җиребезгә генә кайтканыбыз юк. Чөнки беренче иремнең әнисе мине бик каргады. Тик каргышы үзенең башына төшкәндер, улы яшьли вафат булды. Шулай да мин аның әнисенә рәхмәтлемен, баламны үстерде. Шулай, әгәр чын күңелдән яратсаң - берни эшләп булмый".
Тулырак: fotobank02.ru