

"Ирем төнге сменада эшли, сменасын тапшырып, сәгать 9 тулганда гына өйгә кайта. Мин дә эшлим, 8 тулганда эшкә китәм. Беркөнне шулай, һәрвакыттагыча, ул кайтканчы мин эшкә киттем. Ярты юлны үткәч, отчет кәгазьләре өйдә калганы исемә төшмәсенме! Кире өйгә кайтырга чыктым.
Кайтсам, ишек төбендә ак туфли һәм ят хатын-кыз курткасы тора. Минем отчетларым спальныйда, аны кереп алу өчен зал аша узасы бар. Залга керсәм, ирем, ишек тавышын ишетеп, күрәсең, каршыма чыгып килә, үзе трусиктан гына. Миңа: "Нигә кайттың!?" - дип ыжгыра. Ә залдагы диван җәелгән, анда юрганга капланып бер хатын ята.
Берсүзсез генә отчетларымны кереп алдым да кире эшкә киттем. Җиңел булмады, чөнки мин иремне гомердә дә хыянәт итә дип уйламадым. Берәр сәгатьтән ирем телефоныма шалтырата башлады. "Син мине гафу итмисеңме? Аерыласыңмы? Мин чыгып китимме?" дип шалтырата. Мин "Залдагы дивандагы урын-җирне чыгарып ыргыт, үзең дә күземә күренмә!" - дидем. Эштән кайтыр алдыннан тагын шалтырата: "Мин урын-җирне чыгарып ташладым, үзем әнидә яшәп торам. Башкача гомердә дә хыянәт итмәячәкмен", - ди.
Нишләргә миңа? Гафу итәргәме, юкмы? Кинәш бирегез!"
Фото: bashinform.ru