

5 елдан артык бер хатын-кыз белән яшәдем, "гражданский брак" белән. Икебезнең дә никахка керәсебез килмәде. Мөнәсәбәтләрнең башында ук, мин аңа бала теләмәвемне әйттем. Минем улым бар (беренче никахтан) һәм миңа бүтән бала кирәкми. Моңа ул да ризалашкан кебек иде.
Ике атна элек ул миңа йөкле булуын әйтте, срогы 3 атна икән. Ул кабул иткән препаратлар вазыйфасын үтәмәгән булып чыкты. Мин моңа тәүдә ышанмадым. Аны да аңлыйм, әлбәттә, хатынга 33 яшь һәм биологик сәгатьләр суга, аңа бала тудырырга кирәк. Тик миңа бу кирәкми, һәм без бу хакта килештек бит. Ни өчен ул үзенең ана инстинктын минем аша тормышка ашырырга тиеш?
Минем гинеколог дустым бар. Аннан йөклелекне өзү чаралары турында сорадым. Ул ярдәм итте, әлбәттә. Кич белән хатынның чәенә дустым биргән даруны салып эчердем. Иртә белән бала төште...
Мин хатынны шунда ук ташламадым. Чит кеше түгелбез бит, озак кына бергә яшәдек. Бер атнадан соң ул өенә кайтып китте.
Ни өчен мин моны язам? Кызлар, үз проблемаларыгызны алдап хәл итәргә кирәкми, сез генә акыллы түгел.
Фото: bashinform.ru