+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
17 сентябрь 2025, 09:12

"Бер чиләк бәрәңге өчен нигә акыра ул?.."

"Иремнең әнисенә чыдап булмый".

"Бер чиләк бәрәңге өчен нигә акыра ул?..""Бер чиләк бәрәңге өчен нигә акыра ул?.."
"Бер чиләк бәрәңге өчен нигә акыра ул?.."

"Иремнң әнисе - бик авыр характерлы кеше, һич ярап булмый... Шалтыраткач, хәлегез ничек, дип сорау белән, "Муеннан эш менә, рәхәт безгә, супер хәлләребез!", дип, ачу белән сөйләшә. Без гаепле кебек. Әле бөтенләй картлар дип әйтә алмыйм, 60ны тутырып киләләр. Гел зарлана да зарлана, сөйләшерлек түгел, дәшмичә тыңлап торабыз инде, каршы дәшсәң - истерика...

Балалар мәктәптә укый, эштә икебездә дә "скользящий график". Яллар һәрвакыт шимбә-якшәмбегә туры килми. Ике якны да тигез күреп, ялларны туры китереп, 150 км кайтып йөрибез. Юк инде, ярап булмый, 2-3 баш мал тоталар, шул бер 5-6 сутый бакча бәрәңге, калган яшелчәләр инде. Кайтып утыртышабыз, уташабыз, өешәбез, алышабыз. Барыбер бергә эшләнә ул, тик телефоннан һәрвакыт тавыш. Кайната гына эшли, әни өйдә инде күптән. Нәрсә эшләсәләр дә авырлык белән сөйлиләр һәм ахырда гел безне гаеплиләр... "Эшли алмасагыз - киметегез, үзегезгә җитәрлек кенә утыртыгыз", - дип тә карыйбыз инде. Аена бер кайтканда шул 1 чиләк бәрәңге дә 10 кишер алабыз инде алардан, аны кибеттән дә алабыз без. Итне дә ил бәясеннән үзләреннән сатып алабыз.
Ничек аралашырга андый кеше белән? Иремне кызганам, аңа гел акыра да акыра. Иремнең сеңлесе дә шул ук хәл, ди.... Аптыраган..."

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас