+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
19 сентябрь 2025, 05:17

"Мин киленнән кимме әллә?"

"Аңа карасам - йөрәгемә пычак кадаган кебек".

"Мин киленнән кимме әллә?""Мин киленнән кимме әллә?"
"Мин киленнән кимме әллә?"

"Киленемне күралмыйм! Аңа карасам, йөрәгемә пычак кадаган кебек. Минем улым йөзгә әтисенә бик охшаган. Әмма холкы икенче.

Ирем бик нык эчте, йөрде, акча күрмәдем, ә аннары бөтенләй безне ташлап чыгып китте. Улымны әнигә калдырып, чит өлкәгә акча эшләргә чыгып китәргә туры килде. Барысын да үзем тарттым, үзем суздым. Ә киленем тормышында - бөтенләй башка күренеш. Аның белән минем улым алтын ирне хәтерләтә. Бик кайгыртучан, бөтен акчасын өенә алып кайта, балаларын күтәреп кенә йөртә.

Әле киленем икенче бала белән декретта утыра. Бернәрсә турында да уйламый ул. Фатирлары үзләренеке — туй алдыннан киленнең әти-әнисе аларга 3 бүлмәле фатир бүләк итте. Мин бит гомер буе арендага алынган почмакларда йөрдем. Мин - сатучы, ә ул абруйлы диплом белән, өстәвенә, чит ил компаниясендә эшли. Һич аңлый алмыйм: болар барысы да аңа ни өчен? Ни өчен аңа - җиңел һәм бай тормыш, ә миңа гомер буе көрәшергә кирәк? Мин аннан кайсы җирем белән ким?

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас