

«Юлга әзерләнәбез. 20 минут Алимның киемнәрен эзләдек, эзләмәгән җир калмады. Бөтен юрган, карават, тумбочка асларын тикшереп чыктык. Балконны да карадык, әллә инде аннан җил белән очтымы, дип тә уйларга өлгердек. Алиягә әйтәм, сумкага тыгып куйгансыңдыр. Әйдә, бир икенче киемнәрне, димен, чыгып китәргә кирәк. Ә шуннан чүп чиләгенә караган идем, теге малай (Алим) мусоркага ташлаган», – дип сөйли Ришат Төхвәтуллин язылучыларына.
Шук малай үсеп килә бит әй. Кайтып китәсе килмәгән инде моның.