

Аларның шатлыгын бүлешергә Алмазның әнисе һәм дәү әнисе килгән, алар белән сөйләшеп утырганын җырчы социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә куйган.
«Дәү әни, әниеңне бала тудыру йортыннан күтәреп, саз ерып, җәяүләп алып кайттым, диде».
«Әни Алинә апаны 1985 елда мич арасында тапкан», – ди ул.
«Икенче кызны өйдә таптым. Карават башына тотындым да, тезләндем дә – караватка төште. Шуннан кендеген сүттем. Зәп-зәңгәр иде. Елап җибәрде дә, битен сөрттем. Кызмы яки малаймы икәнен дә карау юк әле ул вакытта. Айрат ул вакытта машина әзерләргә чыгып киткән иде. 5 яшьлек Айсылу торган да, карават башына тотынган, карап утыра. «Апаем ашказанында торгандыр инде. Катыкларга, токмачларга буялган иде», – ди җырчының әнисе.
Буыннар чылбыры өзелмәсен, дәү әниләр, әниләр исән-сау булсын, аларның дәвамы булып, сабыйлар туып торсын!
Фото: социаль челтәрдән.