

"Иртә уңмаган - кич тә уңмас", - ди иде әни. Элек аңламаганмын, хәзер белдем. Минем турында гына әйтелгән кебек.
Мәктәпне тәмамлагач та клубтан соң озатам, дип авылдаш егет көчләде. Күптән артымнан йөри иде, шулай үзенеке итеп куйды. Укырга кергән җиремнән анда бармыйча, кияүгә чыгырга мәҗбүр булдым. Җиде ел куркыныч тормышта яшәдем. Иремнең ничек җәфалаганын язуы да оят.
Һәрвакыт исерек йөргән ирем туңып үлгәч, бианай балам белән бергә куып чыгарды. Әти йортына җиңгәм сыйдырмады. Читкә чыгып киттем. Шунда бер ир белән танышып, аның белән яши башладым. Монда да яхшы тормыш булмады. Һәрвакыткыйналу, ярый баламны интернатка бирдем, тыныч тормышта яшәде.
Бу ирем үлеп киткәч, фатирлы булып калдым. Тыныч кына яшәр вакытым җиткән иде, авырып киттем. Үзаллы яши, эшли башлаган улым хәзер мине күрергә дә теләми. "Балачагымда синең өчен интеккәнем дә җиткән", - ди. Шулай, сәламәтлегем - чамалы, үзем - кирәксез.
Фото: bashinform.ru