+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
1 октябрь 2025, 07:45

"Ике ирем булсын иде..."

"Сез минем белән килешәсезме?"

"Ике ирем булсын иде...""Ике ирем булсын иде..."
"Ике ирем булсын иде..."

"Бер атна дигәндә бәрәңгене чак алып бетердем. Ялгызым калдым, ир читтә эшләп йөри. Чәчкәндә кызым белән икәүләп ике көн утырткан идек. Шушындый эшләр эшли торган вакытта ир өйдә булмый.

Төрле уйларга батып бәрәңге казып йөри торгач, шундый нәтиҗәгә килдем әле. Гәзит битләрендә, Интернетта күп хатынлылыкны рөхсәт итәргә кирәк, дип, пыр тузып бәхәсләшәләр. Ә мин болай уйлыйм — хатын-кызларга ике иргә кияүгә чыгарга ярый, дигән канун кабул итсеннән иде ул!

Без дөнья көтәбез, балаларны да карыйбыз, ирләргә эш булмагач, алар читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Ике иребез булса, андый кыенлыклар сизелмәс иде, балаларга да әти тәрбиясе кирәк бит! Эш белән мәшгуль булып, алар күздән ычкына. Аннары тәртипсезлеккә кереп китәләр. Авылдагы буйдаклар проблемасы да хәл ителер иде. Кияүгә чыкмаган кызлар юк, ә менә өйләнмәгән егетләр авыл тулы!"

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас