-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 октябрь 2025, 10:52

"Баианам аерылмаска куша..."

"Бу хәлләргә түзәрлегем калмады".

"Баианам аерылмаска куша..."
"Баианам аерылмаска куша..."

"Һәрвакыт кочаклашып утырып булмый, түз. Бианам гына түгел, әнием дә 16 ел шулай дип үгетләп килде. Ирем бик кызу, кырыс, акчаны да үзе тота, кеше алдында, "сыер", "чучка" дип мыскыл итә. Өйләнешкәндә дә дусларына: "Әйбәт кыз, но склонна к полноте" дип әйткәнен ишеткән идем. Ул чакта игътибар бирмәгәнмен.

Еллар үтә бара мин генә яратканымны аңладым. "Аерылам", дип елаганда әни белән бианай тотты. Ә хәзер аның икенче хатынга йөргәнен белдем. Телефонындагы смсларын күрү нык кыен булды. "Самая прекрасная девушка, впервые влюбился" дип яза. Миңа беркайчан да аның андый сүзләр әйткәне юк. Ике баласын да күрми, мине дә кешегә санамый, егет булып йөри. Ә бианам: "Түз, үзе разводка бирми бит, үтә ул", - ди. Ничек түләсең ул хәлгә, кем түзә алыр?"

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас