Танылган тапшырулар алып баручы, якташыбыз Зәмирә Рәҗәпова язылучыларыңа «Намаз укый башлагач, тормышыгызда үзгәрешләр булдымы?» дигән соравына болай җавап биргән дә:
«Намазны тормышны үзгәртү өчен укымыйлар. Намаз ул – бурыч, фарыз гамәл. Ә үзгәрешләргә килгәндә, безнең тормыштан, йорттан хәмер китте. Юк-юк та, бәйрәмнәрдә компания өчен бер бокал кызыл шәраб йотып кую гадәте элек бар иде. Макс та кунаклар белән салыштыра иде. Менә соңгы өч елда без бу гамәлне туктаттык. Максым өйдә булган эчемлекләрне чыгарып түкте», – дигән ул.
Фото: социаль челтәрдән.