+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
26 октябрь 2025, 02:48

Никахка кадәр егет белән яшәргә ярыймы?

Җырчы Иркәнең кызы Айсылу дәү әнисенә сораулар биргән. Җавапларның күбесе тискәре...

Никахка кадәр егет белән яшәргә ярыймы?Никахка кадәр егет белән яшәргә ярыймы?
Никахка кадәр егет белән яшәргә ярыймы?

Миңлебәдәр апа - яше җитмештән узган ваклаучы авыл апасы. Оныгының заман яшьләренә хас "норм/стрем" трендына кушылып, ул күп сорауларга тискәре җавап биргән.

– Татар телен белмәү?
– Стрем.
– Никахка кадәр егет белән яшәү?
– Стрем.
– Ашарга пешерә белмәү? Токмач кисә белмәү?
– Стрем.
– Свиданиега чакырган егет кафеда кыз өчен түләмәсә?
– Стрем.
– Ике егет белән бер вакытта аралашу?
– Стрем.
– Каты бизәнү?
– Стрем.
- 18 яшьтә кияүгә чыгу?
– Норм.
– Ә 40 яшьтә кияүгә чыгу?
– Норм.
– Егетең белән яшь аермаң 10 ел булса?
– Стрем.
– Күпмени ул? Норм бит.
– Норм.
– Әби, норммы, әллә стреммы?
– Стрем.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас