+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
27 Октября 2025, 04:52

Мәрьям Сабирова матурлык бәйгесендә катнаша

Яше унсигезгә җитмәсә дә...

Мәрьям Сабирова матурлык бәйгесендә катнашаМәрьям Сабирова матурлык бәйгесендә катнаша
Мәрьям Сабирова матурлык бәйгесендә катнаша

«Татар кызы» матурлык һәм сәләт конкурсының сайлап алу этабында популяр татар җырчысы һәм юмористы, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның кызы Мәрьям дә катнашачак.

Бу хакта социаль челтәрләрдә кызның әти-әнисе хәбәр иткән. Мәрьямгә 15 яшь, ул биюләр белән шөгыльләнә, нәфис гимнастика буенча Бөтенрусия турнирларында җиңүче булган, 7 яшендә үзәк каналларның берсендә «Лучще всех» проектында катнашкан.

Конкурс шартлары буенча, кызлар 18 яшьтән генә катнаша ала. Мәрьям җитезлек күрсәтмәкче булган, ахры, шуңа да уңышлар телик аңа! Чибәр бит, Сөбахан Аллаһ!

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас