+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
27 октябрь 2025, 12:40

"Минем дә хатын-кыз буласым килә..."

"Мин кайда хаталандым?"

"Минем дә хатын-кыз буласым килә...""Минем дә хатын-кыз буласым килә..."
"Минем дә хатын-кыз буласым килә..."

"Миңа 34 яшь, 12 ел кияүдә. Балаларыбыз юк. Югары хезмәт хакы алып эшлим. Мин балалар яратам, әмма әни булудан куркам. Ни өчен икәнен аңларга тырышып, шундый нәтиҗәгә килдем: гаиләдә ир кеше - мин, ә ирем - бала урынында.

Мин яхшы акча эшлим. Узган елда машина алдым, бик яхшы йөртәм. Ирем машина йөртә дә белми. Ялларны планлаштыру - минем өстә. Сәяхәткә барсак - мин түлим. Машина өчен дә мин түлим. Коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен дә. Ипотека да минем өстә иде, күптән түгел анысын булса да ирем иңенә салдым. Акча булсын өчен, әлбәттә, борчылулар да була. Ирем стресс кичерергә теләми, шуңа да күбрәк акча эшләүдән читләшә.

Гомумән, гаиләдә булган барлык проблемаларны мин хәл итәм. Кирәк чакта сантехник чакырту да минем өстә. Ирем миннән азрак акча эшләп алуны да нормаль күренеш дип кабул итә. Бер-ике ел хәтта эшләми дә торды. Иремә карыйм да бер дә аны саклаучым, яклаучым дип кабул итә алмыйм. Мин аңлыйм, әгәр минем белән берәр нәрсә булса, ирем исән калмаячак. Мин барлык мәсьәләләрне хәл итүче гаилә башлыгына әйләндем. Аңлыйм, әгәр мин декретка чыксам, без аның хезмәт хакына яши алмаячакбыз.

Ләкин эш акчада гына да түгел. Иремнән әти булу теләге турында сорашсам - ул дәшми, җаваплылыктан куркам, ди. Ә минем бу сорауны да үзем генә хәл итәсем килми. Ә вакыт үтә, мин, кызганычка каршы, яшәрмим.

Шул ук вакытта ирем - яхшы кеше. Ул мине бик ярата, тугры юлдаш. Аның белән рәхәт итеп вакыт үткәрергә, көләргә, сөйләшергә мөмкин. Бөтен акчасын өйгә алып кайта. Эчми, тәмәке тартмый.

Минем дә хатын-кыз, баласының киләчәге ышанычлы булуын аңлаган әни буласым килә. Декретта тынычлап бала белән шөгыльләнәсем килә. Ә ул мине бала тудыру йортыннан да барып ала алмаячак. Моны да үземә хәстәрләргә калачак...".

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас