Дөрес, әлегә мәҗлес шактый тыйнак булган. Пар Донецк ЗАГСында язылышкан.
"Донецкида без Ярослав белән ЗАГСта булдык һәм язылыштык", — дип язган үзенең Telegram-каналында Мизулина.
Яшь парның тантанасы ябык булган. Шулай ук яңа өйләнешүчеләрне Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин шәхсән котлаган.
Җанатарлар "Хәвефсез интернет лигасы" башлыгыннан ни өчен туй өчен нәкъ менә Донецкины сайлаганнары турында сорагач, ул уйлап та тормыйча: «Башкача булуы мөмкин түгел иде!» дигән.