-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 ноябрь 2025, 15:13

"Мәктәп тәмамлагач та әни булырга кирәк!"

Хат авторы хаклымы?

"Мәктәп тәмамлагач та әни булырга кирәк!"
"Мәктәп тәмамлагач та әни булырга кирәк!"

"17 яшьтә әни булдым. Ирем бар, әти-әниләребез бала тууына бик шат иде. Ләкин хәтерлим әле, бала белән утырган чакта минем тормышымда башкача ахирәтләр дә, төне буе күңел ачулар да, яхшы эшем дә булмаячак, дип борчыла идем.

Хәзер миңа - 23, ә балама 5 яшь. Институт тәмамладым, үз белгечлегем буенча эшлим. Бүген мин үз карьерам белән шөгыльләнә алам һәм кияүгә чыгарга вакыт, бала табарга, карьера төзергә кирәк дип уйламыйм. Хәзер яшьтәшләремә карыйм да аларны кызганам. Аларның бернәрсәсе дә юк. Кемдер вакытлыча эш тапкан, берәүләр институт тәмамлый. Әле бит егет тә юк, кияүгә дә чыгарга вакыт.

Кыскасы, минем кызым үскәч, мин аңа да мәктәптән соң ук бала табарга кушачакмын".

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас