

"Без өйләнешмәгән, ләкин бер елга якын очрашып йөрдек инде. Никах турында сүз бик сүлпән барды. Янәсе, кая ашыгырга. Чыгымнарны без урталай бүлә идек. Ул минем берникадәр акчам барлыгын белә иде, ләкин төгәл суммасыннан хәбәрдар түгел.
Көзнең матур бер көнендә мин аның белән шатлыгымны уртаклашырга булдым. Миссия үтәлде диярлек! Барысы да әйбәт булса, яз көне, ниһаять, фатир сатып алачакмын! Вариантларны карарга вакыт. Торакка мин акчаны берничә ел җыйдым. Шул вакытта аның миңа шунда ук өйләнергә теләге барлыкка килде. Кыш көне үк өйләнергә кирәк икән!
Фатирга акчаны үзем җыйгач, аның белән бүлешәсе килми, әлбәттә. Мин шунда шаярып, фатирны әни исеменә рәсмиләштерәчәгемне әйттем. Бу сүзләрдән соң егетемдә истерика булды хәтта!
Билгеле инде, бу хәлләрдән соң ташлаштык. Дөнья кая бара соң, җәмәгать?.."
Фото: bashinform.ru