

"Ирем белән 15 ел яшәдек. Икебез дә югары белем алдык, карьера төзедек, ипотекасыз фатир сатып алдык. Бер генә нәрсә мине борчый иде - ирем бала теләмәде. Ягъни "әлегә теләмәде". Тәүдә фатир алыйк, аннары ялга китик, аннары тагын бер фатир алыйк, чөнки аны арендага бирергә мөмкин булачак, чөнки мин, имеш, декрет ялында эшли алмаячакмын бит...
Мин елый идем, ләкин һәрвакыт ризалаштым, чөнки аны бик яраттым. Булдыра алганча тырыштым, атнага 60 сәгать эшләдем. Бөтен йорт минем өстә булды, бәхәсләшмәдем, җәнҗал чыгармадым. Ягымлы хатын-кыз да була белдем, аның әти-әнисенә дә ярый идем.
Беркөнне ул миңа: "Без күптән инде дуслар гына", - диде... Егерме яшьлек студент кызны ярата башлаган икән. Ул кыз аннан йөкле. Ә миңа инде 34 яшь булгач, мин бик карт һәм сәламәт бала тудыра алмыйм икән...
Мин кайда ялгыштым соң?"
Фото: bashinform.ru