-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 ноябрь 2025, 16:38

"Әнием мине кечкенәдән яратмады..."

"Ул мәрхүм булгач кына моның алай түгеллеген аңладым".

"Әнием мине кечкенәдән яратмады..."
"Әнием мине кечкенәдән яратмады..."

"Әнием бала чакта миңа нигәдер каты булды. Дус кызларым кебек барып иркәләнсәм - этеп җибәрә иде, йә эш куша иде. Мин дә аннан читләштем. Соңыннан үзаллы яши башлагач кайтмый да идем. Барыбер яратмый, дидем.

Күршеләр әниең авырый, дигәч тә кайтмадым. Яратмый мине үзе яшәсен, дидем.

Хәзер әнием юк. Үкенеч кенә калды. Уйламагыз, кызлар, әниләр кырыс булса да ярата да ул безне. Моны мин бик соң аңладым. Әнием үлгәч, аның гомер буе миңа акча җыеп баруын белгәч, еладым. Үзеннән өзеп, миңа дип шактый акча җыйган ул".

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас