

"61 яшендә ирем мәрхүм булды. Ирләрен югалткан хатыннар ничек түзәдер, әле генә бу хәл башыма барып җитте. Ире мәрхүм булганнар белән аны-моны уйламыйча, ис тә китми сөйләшә идек, үземә кагылгач, моның никадәр куркыныч икәнен анладым.
Аны анлатып та булмый. Ирем үлгәнгә 3 ай була. Һаман ышанмыйм. Балалар читтә. Ике катлы зур йортта ялгызым торып калдым. Ирем нык яратты мине. Кулыма эш тидермәде. Мин коммуналь хезмәтләр өчен ничек түләргә дә, счетчиктан ничек карарга икәнен дә, газ үткәрелгән мунчаны җылыта да, машинага бензин сала да белмим.
Улым ялга кайтканда бу эшләрне үзе эшләп йөрде дә кичә каты гына итеп: "Әни, җитте, үзеңә өйрәнергә вакыт, мин гел генә кайтып йөри алмыйм", - диде. Балалар шулай каты булыр, аталары үлгәч, миңа шулай дип әйтер дип һич уйламый идем. Миңа болай да нык авыр, ә балаларның мине анламавы тагын да кыенрак. Ничек арытаба яшәргә? Хәлем дә, теләгем дә юк...".
Фото: bashinform.ru