+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
26 ноябрь 2025, 08:25

Лариса Гузеева күптән аерылышканмыни?

 "Давай поженимся!" тапшыруын алып баручы Лариса Гузеева ресторатор Игорь Бухаров белән аерылышу фактын халыктан берничә ел дәвамында яшергән. Бу хакта "kp.ru" хәбәр итә.

Гузеева күптән аерылышканмыни?Гузеева күптән аерылышканмыни?
Гузеева күптән аерылышканмыни?

Актрисаның дуслары ир белән хатын рәсми рәвештә никахларын 2019 елда ук — 20 ел бергә яшәгәннән соң таркатуларын сөйләгән. Шул ук вакытта актриса үзе дә, аның элекке ире дә никахны өзү турында ачыктан-ачык белдермәделәр.

"Бәлки, Лариса, үзенең аерылышуын тамашачыдан яшереп," Давай поженимся!”дагы кияүдәге хатын имиджын саклыйдыр, яки ир белән хатын татулашкан һәм килешкән, әмма мөнәсәбәтләрен яңадан теркәмәгән", — дип билгеләп үтелә мәкаләдә.

Гузеева белән Бухаровның гаилә тормышы ким дигәндә өч кризис кичергән: 2009 елда ул - телевидение тапшыруы алып баручысы сөйләгәнчә, иренең хыянәте; 2016 елда аның Гузеевага карата тәнкыйтьләре аркасында килеп чыккан, шулай ук 2017 елда да нидер булган. Ул вакытта актриса иреннән аерым яшәвен белдерә.

Алар яшь чакта танышкан: Ларисага -18, ә Бухаровка 17 яшь була. Әмма парның мөнәсәбәтләре шактый соңрак башлана, Бухаров уңышлы ресторатор була, ә Гузеева беренче иреннән аерыла. Туй 1999 елда үтә, ә 40 яшендә актриса кызын тудыра.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас