"Әти, әтием... Әниебез мәрхүм булды. Күрше апа: "Әниегез бар яклап та килгән хатын иде. Күлмәк-ыштанын юып утырма. Әтиегез әниегезнең кадерен белмәде", - диде. Бу сүзләргә бик нык үпкәләдем. Әти хакы да бар бит.
Тиздән әти икенче хатынга өйләнде. Каршы булмадык, үзе тапты, үзе шулай теләде. Безнең һәркайсыбызның үз дөньясы бар. Әни урынына ул хатынны кабул итү авыр булды, әмма түздек. Ул хатында әти дә әнине эзләгәндер, әмма тормышлары барып чыкмады. Кеше дөньясы кемгә кирәк инде? "Балаларына сүзем юк, үзара килешеп булмады дигән", - ул апа кайтып киткәндә.
Тагын ялгыз калды әти. Мал-туар асрады, яшәргә тырышты һәм кинәт кенә вафат булды. Хәзер уйлыйм, бәлки безгә берәр хатын димләргә кирәк булгандыр, дип. Бәлки яшәвендә ниндидер мәгънә барлыкка килер иде. Ялгызы үз-үзен кая куярга да белмәде шул, яшәүдән кызык тапмады. Башкаларга карыйм да, берәүләр ялгыз калган әти-әнисен тәрбияләргә тырыша, икенчеләр башка ир, хатын табып бирә. Әмма алар балалары кулында үзләрен бәхетле санамый. Аларга тормыш юлдышы кирәк, юкса алар үзләрен ятим итеп хис итә. Үзебезне уйлап, әти-әнинең күңеле турында онытмасак иде".
Фото: bashinform.ru