+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
4 декабрь 2025, 13:18

"Өйләнмисең, әти!"

"Әби эзләгән картларга ачуым чыга".

"Өйләнмисең, әти!""Өйләнмисең, әти!"
"Өйләнмисең, әти!"
"Бабайларның әби эзләвенә мин каршы.

Алты баланы әниебез карап үстерде. Әтинең "гулять" иткәнен балачактан ишетеп, гарьләнеп үстек. Бергә уйнаган балалар да көлә иде бездән.

Соңгы елларда бер хатынга ияләшеп, әнине дәваханәгә дә йөртмәде. Әни: "Ичмасам, табибка да күренеп булмый", - дип елый иде. "Ни өчен әнине алып бармыйсың? - дип сорадым берсендә әтидән. "Һәрберегездә машина бар, алып барыгыз, мин мал караудан бушый алмыйм", - диде. Үзенең машинасы да бар. Һаман шул маллар белән булды. Аларын да суеп сатып, үзенә акча эшләде.

Әниебез үлгәч, шул хатынны алырга маташа. Анысын да, башкасын да алдырмыйбыз. Әнием рәхәт күрмәгәч, ул да
икенче хатын алып рәхәтләнеп ятмасын. Аның машинасы, тракторы, маллары ят бичәгә түгел, ә безгә булырга тиеш".

Фото: bashinform.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас