...Юлга чыгам, әнкәй,
кайтыр юлга,
Утыңны сүндермичә, мине көт,
Шушы юлда тагы озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит...
Гыйльман Идрисов.
Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек бу шигырь юллары миңа бик күптән таныш. Мәрхүм Гыйльман дустым (урыны җәннәттә булсын) белән без Мәскәүдә җитәкчеләр һәм иҗади хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү институтында махсус курсларда белем алганда әлеге шигырен бик әсәрләнеп укыган иде. Озак та үтмәде, мәшһүр композиторыбыз, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены иясе Рим Хәсәнов бу шигырьгә искиткеч көй язды. Башкортстан, Татарстан артистлары башкаруында бу җыр бүген дә төрле тарафларда еш яңгырый.
...Әй, юллар, кайларга гына илтми алар! Гомер дәвамында кемнәр белән генә очрашырга туры килмәде. Автобустамы, электричкадамы, самолеттамы, иҗат кешесе аралашмыйча түзәме соң?! Без Минзилә апа белән берничә ел элек Чиләбегә юнәлүче поездда очраштык. Аның моңсу йөзендә шом-хәсрәт чаткыларын шәйләп, күңеленә ачкыч табарга омтылып, үткәннәргә “кармак салырга” базнат иттем. Апабыз, гомер йомгагын сүтеп, чишелеп китте...
Минзиләнең тәүге сулыш алган җире, беренче тапкыр тәпи баскан сукмаклары – данлыклы Туймазы яклары. Сугыш тәмамланганда Минзилә икенче сыйныфта укый. Төрле авырлыклар кичерергә туры килә аңа. Шулай да урта мәктәпне тәмамлый. Аннары колхозда эшли. Соңрак, бәхет эзләп, Ташкент шәһәренә юллана, медицина училищесында белем ала.
Язмыш җилләре Минзиләне Казахстан далаларына алып китә. Анда шәфкать туташы булып эшли. Еллар үтү белән кияүгә чыга, ире белән Камчаткага юлланалар. Анда 18 ел яшиләр. Билгеле, туган туфрак үзенә тарта. Шулай итеп, Минзилә ике улы белән Туймазыга кайта, ә ире пенсия яшенә җиткәнче Камчаткада яши.
Өлкән уллары Денис урта мәктәптән соң авыл хуҗалыгы техникумын, армиядән соң – Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Илебездә үзгәрешләр чоры башлангач, ул район үзәгендә фермерлык хуҗалыгын ача. Шактый еллар уңышлы гына эшли. Әнисенең хәлен белергә дә вакыт таба, гаиләсе белән елына бер тапкыр булса да туган якка кайтып килергә форсат чыга.
Кече уллары Дамир нефть техникумында укый. Уку йортын уңышлы тәмамлагач, яшь белгеч бергә укыган иптәшләре белән шәхси предприятие оештырып, Чиләбе шәһәрендә эш башлый. Әнисе белән даими хәбәрләшеп, янына кайткалап тора. Тик 5-6 елдан соң ана белән улы арасында элемтә бөтенләй өзелә. Соңгы тапкыр шалтыратканда улы: “Без Сәмәркандка дус егетнең туена барабыз”, – дип хәбәр итә.
Сабыр, гади, изге күңелле Минзилә апаны исә Туймазы якларында ачык йөзле, олы йөрәкле, ярдәмчел кеше буларак беләләр. Шулай булмаса, балалар бакчасында утыз елга якын эшли алмас иде. Ә бит ул беркайчан да ачы хәсрәткә, олы кайгыга юлыгырмын дип уйламый. Кече улы хәбәрсез югалгач, ничәмә еллар дәвамында Минзилә апаның күз яшьләре кипми. Ялгыз гына яшәгән Минзилә апаның төннәр буе керфек какмаган, мендәр кочаклап, әче күз яшьләре түккән чаклары да күп була. Шулай да, давылларга бирешмичә үскән имән кебек, ул язмышы алдында башын ими, үзен көчле, горур тота. Һәр көн иртә белән гөлләренә су сипкәндә, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, улының кайтып кереренә ышанып, өмет белән яши.
Соңгы елларда телевидениедәге “Жди меня” дигән тапшыруны түземсезлек белән көтеп ала. Кеше кайгыларын да үзенеке кебек итеп кабул итә. Һәм үзе дә улын эзләп табарга ярдәм итү үтенече белән тапшыруга өч тапкыр хат һәм улының фотосурәтен җибәрә. Еллар дәвамында нинди дә булса хәбәр килер дип көтә. Тик бер генә җавап та булмый. Югыйсә, югалып, чит илләргә барып юлыккан кешеләрне дә эзләп табалар бит... Бернинди җавап та килмәве Минзилә апаны аптырата. Җибәргән хатларының берсенең генә өзеген укып, улының фотосурәтен күрсәтсәләр дә, ярсыган ана йөрәге шулкадәр сызланмас иде, бәлки. Үзеңнеке генә үзәктә шул...
– Мондый хәсрәтне дошманыңа да күрсәтмәсен, – ди Минзилә апа. – Улымның хәбәре бик озак килмәгәч, Чиләбе шәһәре эчке эшләр бүлегенә шалтыраттым, хат аша гариза җибәрдем. Ә аннан “Из-за отсутствия уголовного преступления ваше дело передается в уголовный розыск Центрального района города Челябинска” дигән хәбәр килде. Аннары үзем бардым, Чиләбенең бер районыннан икенче районына – эчке эшләр бүлегенә йөрдем...
Инде өмет чаткылары тәмам сүнеп барганда бермәлне Минзилә апаның фатирында телефон шалтырый. Телефон аша улының: “Әнкәй, көз кайтам. Көт. Кайткач сөйләшербез”, – дигән коры сүзләрен генә ишетә. Тәмам дулкынланган Минзилә апа нибары: “Син исәнмени, балакаем, бәгырькәем?” – дигән сүзләрне генә әйтә ала... “Бала күңеле – далада, ана күңеле – балада”, дип юкка гына әйтелмәгән шул...
Башта Минзилә моңа ышанмыйчарак та тора. Башына төрле уйлар килә. Ә шалтырату шул Сәмәркандтан була. Алтын көзләр дә, буранлы кышлар да үтә, тик улы кайтмый. Ана кеше үзен юатыр өчен бәйләү, чигү эшенә алына. Гәзит-журналларга да күз сала, хәтта шигырь-поэмаларга да мөрәҗәгать итә. Шулай, Минзилә апа бер кичтә Резеда Вәлиеваның “Ана сагышы” дигән шигыренә тап була. “Бәй, бу бит минем язмышым турындагы шигырь ләбаса”, – дип, һәр кичен укый да, үзен юата:
...Яз кайтмады, бәлки,
көз кайтыр, дип,
Сине көтеп яшим мин һаман.
Узмасын ла гомерем
сагыш белән,
Кайт, күз нурым, тизрәк
кайт, балам,
Кайт син, балам, кайт
туган ягыңа,
Газиз әнкәң сине сагына...
Дамир язын, китеп югалуына 8 ел да 4 ай үткәч, кайтып төшә. Тәүдә телефон аша шалтырата. Ә беркөн ишектәге кыңгырау төймәсенә баса. Ишекне ачкач: “Әни, исәнме, мине фатирыңа кертәсеңме?!” – ди ул. “Балакаем, бәгырькәем, син исәнмени?” – дип, күз яшьләре аралаш кочаклап ала чәчләренә чал йөгергән ана газиз улын...
Ике сумка тотып, күчтәнәчләр белән кайтып кергән улын колач җәеп каршылый Минзилә апа. Сораулар бирергә дә ашыкмый, баласының исән-имин кайтуы үзе зур бәхет бит! Шагыйрь әйтмешли, ана кеше бөек, сабыр затлардан шул. Сигез ел бит, бала туып, мәктәп бусагасын атлап кергән үзе бер озын чор. Шушы гомер эчендә улы белән нәрсә булган? Бу хакта үзеннән башка беркем дә белми. Бу әлеге көнгә кадәр сер булып кала. Көз кайтам, дип шалтыратып та язын гына кайткач, күңелдә тагын әллә нинди шомлы уйлар бөтерелә. Моны ничек аңларга?
Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү максатында әлеге “кырыкны куалаган” өйләнмәгән ир-егетнең үзе белән дә очрашырга теләгән идем, тик Минзилә апа моның файдасы юклыгы, улының бернәрсә дә сөйләмәячәге турында әйтте. Әлбәттә, аның теләгенә каршы килә алмадым.
Шулай да әңгәмә вакытында Минзилә апа улының бүген яхшы гына эшләп йөрүе, спиртлы эчемлекләр кулланмавы хакында куанып сөйләде.
– Минем өчен бүгенгесе бик кадерле, үткәннәр үткәндә генә калсын инде, киләчәгебез хәерле булсын, – диде ул. – Иң мөһиме – улым исән...
...Мин үземнең ачы язмышлы кайбер геройларымның бүгенге яшәү рәвеше белән кызыксынам, үзләре дә элемтәгә керә. Әйткәндәй, заманында райондашым Рамил Галимов Чечняда хезмәт иткәндә тоткынлыкка эләгә. Кыскасы, ана җанлы, батыр йөрәкле Радимхон Могушкова исемле ханым Рамилне әсирлектән коткара. Ул: “Рамилнең әнисе 7 ел ут эчендә бит. Мин бу изге эшне әниләр хакына, балаларның киләчәге өчен башкарам”, – дигән иде. Бу ихлас сүзләр минем “Аерма, язмыш, туган җиремнән!” дигән язмамда (“Кызыл таң”, 23.09.98.) чагылган иде. Менә шул тәңгәлдә баш миен төрле сораулар бораулады да инде...
Шулай да беләсе килгән иде: сабый чактан күз нурларын түгеп, күңел җылысын өләшеп, тәрбияләп үстергән газиз баласының серле күңел сандыгында ниләр бар икән? Ни өчен йөрәген бирергә әзер торучы, безгә гомер бүләк иткән кадерле әнкәйләрне хәсрәт диңгезендә йөзәргә дучар итәбез? Без әнкәйләребезгә үз вакытында ихлас рәхмәтебезне әйтә алдыкмы икән? Әнә шулары хәзер уйландыра. Гадәттә, өлкәнәя башлагач кына аларга кадер-хөрмәт күрсәтә башлыйбыз. Бу хакта һәркем, бигрәк тә яшьләр уйлансын иде...
Әнвәр Сөләйманов.