+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
19 декабрь 2025, 12:35

"Балалы гаиләләргә ярдәм чаралары артачак"

Владимир Путин "Туры линия" вакытында гаилә институты үсешенә дә кагылды.

"Балалы гаиләләргә ярдәм чаралары артачак""Балалы гаиләләргә ярдәм чаралары артачак"
"Балалы гаиләләргә ярдәм чаралары артачак"

Русия Президенты Владимир Путин бүген "Туры линия" вакытында яшь аналарны борчыган сорауларга да җавап бирде. Атап әйткәндә, сүз бала карау буенча пособиеләрне яшь ярымнан өч яшькә кадәр җиткерү турында барды.

- Нинди генә яңалык кертергә уйласак та, без, иң беренче чиратта, балалы гаиләләр торышында аның ничек чагылачагы турында уйлыйбыз. Һәм, килешәсездер, балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен күп башлангычларга нигез салынды.

Тагын да шуны әйтәсем килә: әгәр дә балалы гаиләләрнең керемнәре аз булса, алар түләгән 13 процент салымның 7 проценты кире кайтарылачак. Әгәр дә гаиләнең кереме яшәү минимумыннан түбән икән, һәр балага аерым түләүләр билгеләнә. Әлбәттә, бу юнәлеш буенча эшләр арытаба да дәвам итәчәк. Без, башлыча, балалы гаиләләргә лаеклы түләү булдыруны алга куеп эшләячәкбез, - диде Владимир Владимирович.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас