Бер хатынның: ,,Сабыр төбе - сары алтын, аерылышмагыз" дигәненә җавап бирергә булдым. Мин дә хәзер олы яшьтә. Ирем ялынып,артымнан йөреп алды, саф кыз булып кияүгә чыктым. Алдан да "гулящий" булган, кем белән генә хыянәт итмәде! Авылда нинди генә йөремсәк хатын бар, берсен дә буш калдырмады. Кем туры килә инде, аерым бер белән генә йөрмәде, эчте. Шуның аркасында никадәр гауга, күз яше! Ике тапкыр "аерылам" дип тә китеп карадым. "Көнләшмә, мин яратам бит сине", - диде. Нинди көнләшү булсын? Шул кылыгы белән мине морально таптады, оят, бик авыр!!!
Үзенең күңеле яхшы булды. Тешемне кысып түздем, балалар әтисез үсмәсен дидем, ул заманнарда аерылышу булмады шул. Хәзер балалар гаиләле, Аллаһка шөкер, матур яшиләр. Без дә олыгайдык, ул мине күтәреп кенә йөртми диярлек, минем өчен бар нәрсәгә риза... Ә мин аның үткәндщ күрсәткәннәрен оныталмыйм, төн урталарында уянып, йоклый алмый уйланып ятам, ник түздем, ник мескен булып яшәдем икән, дип.
Үзенең исенә еш төшерәм, күралмаган вакытлар күп. Хәзер миңа аның белән яшәве уңайлы һәм отышлы. Җитте вакыт, хәзер мин үземне яратып яшим, ул - мине. Кызларыма әйтеп куйдым, әгәр ирләрегез эчеп кул күтәрсә, хыянәт итсә, түзеп тормагыз, китегез, үзегезне кимсетмәгез, гомер бер, дип. Сабыр төбе сары алтындыр да бит, тик нинди бәя белән! Кирәкми андый тормыш!