+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
7 гыйнвар , 12:05

Һәр сигезенче гаилә – күпбалалы!

Республикада өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр саны арта.

Һәр сигезенче гаилә – күпбалалы!
Һәр сигезенче гаилә – күпбалалы!

Ун елда Башкортстанда күпбалалы гаиләләр саны өчтән бер өлешкә диярлек: 46 меңнән 59 меңгә кадәр артты. Республикада һәр сигезенче гаилә ─– күпбалалы! Бу күрсәткеч буенча төбәк Идел буе федераль округында лидер булып тора һәм Русиядә җиденче урынны били.

Социаль фондның республика идарәсе мәгълүматлары буенча, беренче сабыйларын әниләр ешрак 25 яшьтә тудыра, икенче һәм өченче балалары артыннан хатын-кызлар 30-35 яшьтә бара. Янә дә шул: күпбалалы гаиләләрнең күпчелеге аз керемле категориясенә карамый, гомумән, Башкортстанда ишле гаиләле булу һәрвакыт күркәм традиция саналган.

Унынчы баласын тудырган

Шушы көннәрдә төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә Калтасы районында яшәүче Эвелина Бикмурзинаның унынчы баласын тудыруы турында хәбәр иттеләр. Унынчы баланы тудыру, табиблар сүзләренчә, медицина персоналы тарафыннан аерым игътибар таләп итә, чөнки өзлегүләр куркынычы арта. Бәхеткә, сау-сәламәт сабый дөньяга килгән.

– 3300 грамм авырлыктагы малай сау-сәламәт туды. Дүртенче тәүлеккә инде әни белән сабый өйләренә кайтып китте, анда аларны зур гаилә шатланып каршы алды. Бикмурзиннарны бу искиткеч вакыйга белән котлыйбыз! – дип язды табиблар.
Билгеле булуынча, Бикмурзиннар гаиләсендә хәзер җиде кыз һәм өч малай үсә.

Көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм

Республикада гаиләләргә ярдәм мәсьәләсенә һәрвакыт зур игътибар бирелде. Бу юнәлештә эшне көчәйтү максатында 2018 елда төбәкнең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгын Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы итеп үзгәрттеләр. Шуннан соң гаилә кыйммәтләрен ныгыту, туымны дәртләндерү, гаиләләрнең иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлек тагын да активлашты.

Шул ук 2018 елда Башкортстанда “Гаилә” республика үзәкләре ачылды. Монда ата-аналарга һәм аларның балаларына катлаулы хәлләрдә ярдәм итәләр: болар – ─көнкүреш проблемаларын, гаилә конфликтларын хәл итү, психологик һәм юридик ярдәм. Үзәкләр базасында төзелеш инструментларын һәм техниканы прокатка бирү пунктлары эшли. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр бушлай лобзиклар, шөреп боргычлар, перфораторлар һәм башка бик күп нәрсәләрне арендага алырга мөмкин. Моның өчен яшәү урыны буенча “Гаилә” үзәгенә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

Белем алудан бушлай юл йөрүгә кадәр

Хәзерге вакытта республикада балалы гаиләләр өчен 40тан артык ярдәм чарасы гамәлдә.
2024 елдан күпбалалы гаиләләрнең баланы түләүле мәктәптә, колледжда, югары уку йортында укыту бәясенең 50 процентка кадәр өлешен (әмма 30 мең сумнан да күбрәк түгел) каплату мөмкинлеге барлыкка килде.

“Күпбалалы гаиләләрдәге балалар өчен уку өчен ташламалар турында мөһим закон кабул ителде, ─– дип язды социаль челтәрләрдәге үзенең битендә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

─ Бу социаль ярдәм чарасы түгел, ә демографик чараларның берсе (биредә керемнәр исәпкә алынмый). Һәм нәкъ менә үз балаларына ничек булса да белем бирергә омтылучы ата-аналар (ә балалар күбрәк булган саен, гаилә бюджетына йөкләнеш тә шулкадәр арта) сизелерлек ярдәм алачак! Чөнки бала тууга җаваплы караучы күп гаиләләр өчен нәкъ менә баланың киләчәген тәэмин итү мөмкинлеге төп роль уйный”.
Узган елдан күпбалалы гаиләләр дәүләт музейларына, мәдәният һәм ял паркларына, күргәзмәләргә бушлай йөри ала. 2024 елның 1 сентябреннән күпбалалы гаиләләрдәге укучылар шәһәр транспортыннан –─ автобуслардан, троллейбуслардан, трамвайлардан бушлай файдалану мөмкинлеге алды. Ташлама гаиләнең финанс хәленә бәйсез рәвештә бирелә һәм мохтаҗлыкны бәяләүне таләп итми. Сүз уңаеннан, республика җитәкчелеге күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәткәндә мохтаҗлык критерийлары акрынлап бетереләчәк, дип белдерә.

Статус вакыты чикләнми

Узган елның тагын бер мөһим яңалыгы –─ өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаилә статусының вакыты хәзер чикләнми, социаль ярдәм чараларының күбесе өч баланың өлкәне балигъ булганчы күрсәтелә.

— Балалар үскәч тә гаилә күпбалалы булудан туктамый, –─ ди министр Ленара Иванова. – ─Югары уку йортында яисә колледжда көндезге бүлектә укуын дәвам итә икән, гаиләгә ярдәмнең күп кенә финанс чаралары өлкән бала 23 яшькә җиткәнче бирелә. Мәсәлән, баланы колледжда укытуга өлешчә компенсация, балага айлык пособие, дүрт һәм аннан да күбрәк бала өчен түләү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә акчалата компенсация, салым ташламалары алу, өстенлекле тәртиптә социаль контракт төзү һәм башка федераль һәм төбәк чаралары. Ягъни инде балигъ булган, әмма укуларын дәвам итүче балалар түләүләр һәм ташламалар билгеләгәндә гаилә составына керә. Элек бу тәртип законнарда каралмаган иде.

ИГЪТИБАР!

Ташлама карталары

Республикада күпбалалы гаиләләргә дәүләт кенә түгел, бизнес та ярдәм итә. Эшкуарлар балалы гаиләләргә үз товарларына һәм хезмәтләренә ташламалар тәкъдим итә.
Актуаль тәкъдимнәрне Башкортстанның Гаилә порталында (www.семьярб.рф) “Интерактив ташламалар картасы”нда карарга мөмкин. Бүген анда 5 проценттан 100 процентка кадәр ташламалар тәкъдим итүче 900дән артык оешма бар.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас