-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 гыйнвар , 21:00

Игелекле бала булсын!

Бакалы районында беренче бала – Максим Әхмәтов!

Игелекле бала булсын!
Игелекле бала булсын!
Яңа туган баланы теркәү - ул формальлек кенә түгел, ә безнең илдә яңа гражданның барлыкка килүен билгеләүче мөһим һәм дулкынландыргыч этап. 2026 елның 10 гыйнварында Бакалы районы ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә быелгы беренче сабыйның теркәлде!

Токбирде авылыннан Анна Павловна һәм Станислав Витальевич Әхмәтовлар бәхетле әти-әни булды. Аларның гаиләсе өченче бала – Максим исемле сөйкемле ул белән тулыланды. Бу исем көч, бөеклек һәм уңышка омтылуны аңлата, гаиләнең яңа әгъзасы өчен бик яхшы туры килә

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Надежда Андреева әти-әниләренә нәни Максимның беренче документын- Туу турында таныклык тапшырды. Ул Әхмәтовлар гаиләсен чын күңелдән котлады һәм балага нык, акыллы һәм игелекле булып үсүен теләде.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас