«Әниебез авыртып китте, бөтен төркемдә «ротавирус». Шуңа күрә бүген Уфада Салават абыйның туган көнендә була алмадык. Без әлегә аякта, Аллаһка шөкер. Барыгыз да сәламәт булыгыз», – дип сөйли ул социаль челтәрдә.
Шунда ук көтелмәгән куанычлы хәл булуын да күрсәтә ул.
«Балалар белән телевизор карап утырабыз, Зинира әле ята. Ишеккә шакыдылар. Курьер килгән. Таныш булмаган кеше җиләк-җимеш, балаларга тәм-томнар җибәргән. Рәхмәт яусын шулай хәл белгәнегезгә», – ди җырчы.
Фото: социаль челтәрдән.