+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
14 гыйнвар , 07:07

"Бу бәйләнчек ирдән ничек котылырга соң?"

"Өйләнгән ирләргә ни җитми?"

"Бу бәйләнчек ирдән ничек котылырга соң?""Бу бәйләнчек ирдән ничек котылырга соң?"
"Бу бәйләнчек ирдән ничек котылырга соң?"

Мина 25 яшь. 3 ай элек үзебезнең райондагы балалар бакчасына эшкә урнаштым. Минем төркемгә бер малай йөри, аңа 3 яшь. Шул малайның әтисе мине кафега чакырды, мин ризалашмадым, кичә кинога дәште, каршы килдем, бүген кич паркка чакыра. "Малайны тау шуарга алып барам, әйдә син дә безнең белән", - ди. Сез минем ватсап номерын каян алдыгыз дип сорагач, ахирәтем бирүен әйтте. Аннары үзе турында язырга тотынды, 37 яшьлек ул. "Күрешеп карыйк әле, син миңа бик тә ошадың", - ди.

Нинди замана китте соң ул? Ирләр үзләренә сөяркә эзли. Минем егетем юк, әмма сөяркә булып йөрисем килми, аңа да шулай дидем. Бу сүздән соң ватсапка язуы бетте, хәзер курьер аша чәчәкләр җибәрә. Мина эштән китәргәме инде? Ник әйткәнне аңламыйлар?

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас