"Кешеләрнең балалары балалар кебек, ә миндә башка очрак. Улыма инде 20 яшь, ләкин ул бер тапкыр да өйдән читтә кунганы юк: кеше ятагында йокларга теләми, хәтта арендага фатир алу турында уйламый да. Шул ук вакытта ул укый, эшли, бер кыз белән очраша. Ә бу кыз даими безгә килеп йөри.
Улыма ничек аның инде чын ир-егет булуын аңлатыйм? Икенче бүлмәдән килгән тавышларга түзеп яшисем килми. Шәһәр читендәге бакчага да табигатьне яратканга түгел, ә ялгыз каласым килгәнгә генә барам.
Миңа 42 яшь. Үз өемдә ничек уңайлы - шулай гына киенеп, үзем теләгәнне генә пешереп яшисем килә. Инде улымны үстердем, үземә дә тиң яр табып, парлы булып яшәр идем. Үзем чыгып китәрдәй чаклар күп була".
Фото: bashinform.ru