-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 гыйнвар , 12:26

"Иремә сөйләргәме?"

"Аның гаиләсен дә бозасым килми".

"Иремә сөйләргәме?"
"Иремә сөйләргәме?"

"Нишләргә дә белмим. Иремнең бертуган сеңлесенең ире смс яза башлады: "Яратам, инде 3 ел яратам", "Синнән башка яши алмыйм", - ди. Мин хәзер телефонны кулдан төшермим, ирем алмасын өчен. Инде 1 елга якын шулай яза, эчеп алса бөтенләй активлаша. Моны ничек туктатырга икән? Ахирәтем: "Ирең яки сеңлесе белгәнче, үзең сөйлә", - ди. Тик мин нишләргә белмим, куркам. Иремне бик нык яратам, сеңлесенең дә гаиләсен бозасы килми, уллары усә. Кияү кеше белән икәү генә калып сөйләшергә батырчылык җитми. Кунакка бару - чын проблемага әйләнде инде".

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас